16+

Коронавирус чигенә?! (яңа статистика)

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 вирусын йоктыруның 21 яңа очрагы ачыкланган.

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 вирусын йоктыруның 21 яңа очрагы ачыкланган.

Эпидемия башланганнан бирле республикада коронавирус йоктыруның 6761 очрагы теркәлгән. Бу хакта бүген журналистлар өчен оештырылган матбугат очрашуында Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

"Республикада барлыгы 5581, шул исәптән узган тәүлектә 18 кеше дәваланды. Хәзерге вакытта 830 кеше медицина күзәтүе астында”, - дип белдерде ул.

Любовь Авдонина шулай ук халыкара аэропортлардагы вәзгыять турында да әйтте. Аның сүзләренчә, узган тәүлектә барлыгы 49 очкыч, 6172 пассажир һәм экипаж әгъзалары тикшерү узган. “Вирус йоктыручылар ачыкланмады”, - диде ул.

Авыручылар яшьләре буенча түбәндәгечә бүленә: 

18 яшькә кадәр – 1
18дән 30га кадәр – 1
30дан 50гә кадәр – 11
50дән 60ка кадәр – 3
60тан 70кә кадәр – 4
70тән 80гә кадәр – 1
80нән 90га кадәр – 0
90нан югары - 0

Яшәү урыннары буенча: 

Казан – 13
Чаллы – 1
Балтач – 1
Кама Тамагы – 1
Нурлат – 1
Питрәч – 2
Саба – 1
Чистай - 1

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading