16+

Коронавирус чигенергә уйламый (яңа статистика)

Узган тәүлек эчендә Питрәчтә берьюлы 3 кешедә коронавирус тапканнар.

Узган тәүлек эчендә Питрәчтә берьюлы 3 кешедә коронавирус тапканнар.

Татарстанда бер тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның 36 яңа очрагы расланган.
Авыручыларның күбесе Казанда - 13 һәм Питрәч районында - 3.

Татарстан табиблары бер тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусы белән зарарланган 36 кешене ачыклаган, барысы да әлеге чирне элемтә аша йоктырган. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

“14 кеше хастаханәгә озатылган, 22 кеше өйләрендә дәвалану ала”, - диде Галимова. 60 яшьтән 70 яшькә кадәрге яшь төркемендә йоктыручыларның иң күп саны - 12 кеше, шулай ук 30дан алып 50 яшькә кадәрге төркемдә - 11 кеше. Авыручылар саны буенча торак пунктлардан Казан алда бара - 13 очрак һәм Питрәч районы - 3. Барлыгы 10 июльгә Татарстанда коронавирус йоктыруның 4929 очрагы теркәлгән, 3767 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 33е узган тәүлектә. 

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading