16+

Коронавирус чикләүләрен йомшарту көтелми

Татарстанда коронавирус аркасында кертелгән чикләүләрне бетерү мәсьәләсен май ахырында карарга планлаштыралар.

Татарстанда коронавирус аркасында кертелгән чикләүләрне бетерү мәсьәләсен май ахырында карарга планлаштыралар.

Татарстанда коронавирус аркасында кертелгән нинди дә булса чикләүләрне бетерү ихтималы турында май ахырында гына әйтергә мөмкин булачак. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белдерде.
Аның сүзләренә караганда, авыручыларның агымдагы дәрәҗәсен исәпкә алып, чикләүләрне бетерү турында бернинди дә сүз бармый, әлегә алар сакланачак.
Роспотребнадзор вәзгыятьне тагын ике атна тикшерәчәк, шуннан соң бу мәсьәләне яңадан караячак.

Май бәйрәмнәре вакытында Кулланучылар күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсе халык күп җыелган урыннар буенча рейд үткәрәчәк. Аерым алганда, белгечләр театрларны, кинотеатрларны һәм сәүдә үзәкләрен тикшерергә планлаштыра, дип белдерде ведомство башлыгы урынбасары Любовь Авдонина.

"Роспотребнадзор идарәсе ял көннәренә китми - 4 майдан 7 майга кадәр гадәти режимда эшлибез, һәм күзәтчелек чаралары да дәвам итәчәк. Массакүләм чаралар үткәреләчәк урыннарны без аерыи игьтибарга алачакбыз ", - дип хәбәр итте санитар табиб. Авдонина шулай ук билгеләп үткәнчә, озын май бәйрәмнәре чорында лабораторияләр эшләвен дәвам итәчәк, анда ПЦР-тест тапшырырга мөмкин. Бу чит илдән кайткан туристлар өчен актуаль. Спикер татарстанлыларга бәйрәм көннәрендә "йомшармаска", профилактика чараларын үтәргә һәм прививка ясатырга киңәш итте.

https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading