16+

Коронавирус эпидемиясен туктатуның бердәнбер юлын әйттеләр

Россиядә Covid-19 эпидемиясен тулысынча җиңәр өчен бары тик массакүләм вакцинация гына ярдәм итәчәк.

Россиядә Covid-19 эпидемиясен тулысынча җиңәр өчен бары тик массакүләм вакцинация гына ярдәм итәчәк.

Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Covid-19 — баналь булмаган, бик мәкерле һәм катлаулы инфекция, ул бик начар төгәлләнергә мөмкин. Шуңа күрә инфекционистлар һәм эпидемиологлар бу эпидемияне бары тик вакцинация гына җиңә алачак дип саный», — дип яза РИА Новости.

Шул ук вакытта Роспотребнадзорда әйтүләренчә, коронавируска каршы вакцинаны җәен ясап өлгерергә кирәк. Бу көзге-кышкы сезонга әзерләнергә ярдәм итәчәк, чөнки бу чорда ОРВИ һәм башка инфекцияләр белән авыру очраклары арта.

Моннан тыш, белгечләр әйтүенчә, «эпидемиядән һәм пандемиядән вакцинация генә түгел, ә кыска вакыт эчендә уздырыла торган массакүләм вакцинация ярдәм итә». Болай эшләгәндә, патогенга иммунитеты булган кешеләр күбәя, нәтиҗәдә вирус йоктыру «чылбыры» өзелә.

Алдарак «Татар-информ» Мәскәү мэры Сергей Собянинның шәһәр халкын прививка кампаниясендә катнашырга өнди башлавын язган иде. Эпидемияне җиңү өчен коронавируска каршы вакцинация мөһимлеге турында Президент Владимир Путин да әйтте. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading