16+

Коронавирус "Казан марафоны"на тәэсир итәчәкме?

10-11 октябрь көннәрендә Татарстан башкаласында “Казан марафоны 2020” узачак. Бу чара 2015 елдан бирле үткәрелә.

10-11 октябрь көннәрендә Татарстан башкаласында “Казан марафоны 2020” узачак. Бу чара 2015 елдан бирле үткәрелә.

Быел традицион марафон 11 мең катнашучыны җыяр дип көтелә. Бу хакта бүген журналистлар белән узган матбугат очрашуында ТР спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте. Ул коронавирус марафонга тәэсир итмәячәк, дигән фикердә. “Чара ачык һавада узгач, саклык чараларын күрү уңайлырак булачак”, - ди министр.

Марафонга танылган спортчылардан Россиянең футбол буенча җыелма командасы экс-капитаны Алексей Смертин киләчәк. Ул 42,2 чакрым ераклыкка йөгерергә планлаштыра икән.  Моннан кала, катнашучыларның 3, 10 һәм 21,1 чакрым ераклыкка йөгерү мөмкинлеге булачак.

“Казан марафоны” белән кызыксынучылар елдан-ел арта. Әйтик, Америкада хәтта төшке аш вакытында да йөгерергә чыгалар. Россиядә җиңел атлетика белән 2 млн. кеше шөгыльләнсә, Америкада бу сан 17 млн. тәшкил итә”, - ди ТР Җиңел атлетика федерациясе президенты Хафиз Салихов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading