16+

Коронавирус Нурсолтан Назарбаевка да эләккән

Элеккеге Президентның коронавируска соңгы тесты уңай нәтиҗә күрсәтте

Коронавирус Нурсолтан Назарбаевка да эләккән

Элеккеге Президентның коронавируска соңгы тесты уңай нәтиҗә күрсәтте

Казахстанның Беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев коронавирус йоктырган. Ул үз-үзеңне изоляцияләү режимына күчкән. Бу турыда «Казинформ» мәгълүмат агентлыгы сәясәтченең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта Казахстанның Беренче Президенты үз-үзеңне изоляцияләү режимында яши. Кызганычка каршы, елбасының коронавируска соңгы тесты уңай нәтиҗә күрсәтте», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Сәясәтче читтән торып эшләвен дәвам итә, дип яза Татар-информ.

Моңа кадәр шулай ук Башкортстанның элеккеге Президенты Мортаза Рәхимовта да яңа вирус ачыклануы турында язган идек: Мортаза Рәхимов коронавирус йоктырган дип фаразлана

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading