16+

Коронавирус районнар буенча "сәяхәтен" дәвам итә

Татарстанда Covid-19ның 39 яңа очрагы ачыкланды.

Татарстанда Covid-19ның 39 яңа очрагы ачыкланды.

Республикада пандемия башланганнан бирле коронавирус белән зарарлануның 7 731 очрагы теркәлгән.

 Соңгы тәүлектә Татарстанда Covid-19 белән авырып китүнең 39 яңа очрагы теркәлгән. Аларның берсе читтән кайткан кешедә расланса, калганнары элемтә аша йоктырганнар, дип хәбәр итә инфекциягә каршы тору буенча республика оператив штабы.

"4 кеше хастаханәгә озатылган, 35 кеше өйдә дәвалана", - дип билгелиләр штабта.

Авыручыларның күпчелеге 30 дан 50 яшькә кадәрге кешеләр арасында - 14 кеше ачыкланган. Йогышлы авыручылар арасында 80 яшьтән өлкәнрәк бер генә кеше дә юк.

Казанда коронавирус белән авыручылар саны иң күп ачыкланган. Монда 22 кеше бу чирне йоктырган. Төбәкнең башка муниципалитетлары арасында бу күрсәткеч буенча Яр Чаллы, Балык Бистәсе алда бара. Калган районнарда әлеге йогышлы чирне йоктыручылар берешәр очрак.  

Татарстанда пандемия башланганнан бирле 7 731 кеше авырган. Аларның 6 6652 пациенты сәламәтләнгән, шул исәптән 73есе - узган тәүлектә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading