16+

Коронавирус тагын 5 кешенең гомерен өзде

Татарстанда тагын биш кеше коронавирус корбаны булган — ике ир-ат һәм өч хатын-кыз.

Татарстанда тагын биш кеше коронавирус корбаны булган — ике ир-ат һәм өч хатын-кыз.

2022 елның 13 гыйнварына республикада коронавирустан үлүчеләр саны 1506га җитте, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

«Үлүчеләр саны — 1506, аларның бишесе узган тәүлектә расланган», — дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Коронавирустан 1933 һәм 1973 елларда туган ир-атлар, 1927, 1934 һәм 1945 елларда туган хатын-кызлар үлгән. 

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading