16+

Коронавирус Татарстаннан китәргә уйламый да

Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус йогуның 30 яңа очрагы ачыкланган, 35 кеше савыгып чыккан.

Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус йогуның 30 яңа очрагы ачыкланган, 35 кеше савыгып чыккан.

Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 30 яңа очрагы ачыкланган. Аларның 27е - әлеге чир белән авыручылар белән элемтә аркасында, ә 3есе - читтән кайткан. 22 хастада әелег инфекция җиңелчә формада уза, 8 кеше исә хастаханәгә озатылган.

Яңа очракларның күпчелеген 30 дан 50 яшькә кадәрге яшь төркемендә, 10 очрак ачыклаган. 60 тан 70 кә кадәр - 5 очрак, 4ешәр - 18 дән 30 га кадәр һәм 50 дән 60 яшькә кадәрге төркемнәрдә, 70 тән 80 яшькә кадәр - 3 очрак, 80 дән 90 - 2 авыру расланган. Шулай ук COVID-19 2 балага да йоккан.
Казанда соңгы тәүлек эчендә коронавирусның 9 очрагы ачыкланган,

Чаллыда - 4. Югары Ослан, Лаеш, Питрәч районнарында 3ешәр очрак, Әлмәт районында - 2, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Түбән Кама, Саба, Тукай районнарында берешәр очрак расланган.
Татарстанда ковид белән чирләүчеләрнең гомуми саны 5278 кә җиткән.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading