Үткән тәүлек өчен яңа мәгьлүматлар.
Россиядә узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 6 719 яңа очрагы теркәлгән. пандемия чорында илдә авыручыларның гомуми саны - 641 156 очрак исәпләнә.
Тәүлек эчендә 4343 кеше савыккан. 28 июньдә 93 кеше бу чирдән вафат булган, барлык чор буенча һәлак булучылар саны - 9166.
Татарстанда бер тәүлек эчендә Covid-19 42 кешедә расланган. 13 кеше хастаханәгә озатылган, 29ы өйдә дәвалана.
Казанда коронавирус йоктыруның 20 яңа очрагы теркәлсә, Яр Чаллыда бу сан - 7,
Республиканың башка районнары буенча мәгълүматлар:
Аксубай - 1
Арча - 1
Югары Ослан - 1
Биектау - 2
Яшел Үзән - 1
Кайбыч - 1
Лаеш - 2
Түбән Кама - 2
Норлат - 3
Балык Бистәсе - 1
Фото: pixabay.com
Комментарийлар