Гамалеи исемендәге үзәк вирусологы Виктор Зуев коронавирус таралу буенча хәл киләсе елның җәенә тотрыкланырга мөмкин дигән фикерен җиткерде, дип яза "РИА Новости".
"Минемчә, июль аенда хәлләр күпкә яхшырак булыр", - ди ул.
Галим аңлатмасы буенча, SARS-CoV-2 кергән пневпотроп вируслар җылыдан курка.
Битлек режимының көчәюе һәм вакцина ясату да авыру таралуны киметәчәк.
Зуев COVID-19 белән авыручыларның, шул исәптән, билгеләрсез генә авырганнарның артуын да да ассызыклый.
"Бу иммун катламы җыелмасына керемнәр. Ул катлам 60 процентка җитәргә тиеш. Шул очракта вирус өчен тупик килеп туа", - дип аңлатма биргән профессор.
Комментарийлар