16+

Коронавирус йоктыру буенча яңа рекорд куелган

Соңгы тәүлек эчендә Һиндстанда үлем очраклары 3 780 гә арткан һәм гомумән алганда 226 188 кә җиткән. Бу COVID-19 аркасында үлем-китем буенча яңа рекорд.

Соңгы тәүлек эчендә Һиндстанда үлем очраклары 3 780 гә арткан һәм гомумән алганда 226 188 кә җиткән. Бу COVID-19 аркасында үлем-китем буенча яңа рекорд.

Үлем буенча антирекорд 2 майда теркәлгән, ул көнне коронавирустан 3 689 кеше үлгән. Соңгы тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 382 315 очрагы ачыкланган.
Исегезгә төшерәбез, 22 апрельдән Һиндстанда тәүлегенә 300 меңнән артык йоктыручы теркәлә. Хәзерге вакытта ковид белән авыручы 3 487 229 кеше дәвалана. 16 951 731 терелгән.

Соңгы 24 сәгатьтә Һиндстанда яшәүче 1 484 989 кеше ковидка каршы вакцинация узган. Илдә барлыгы 160 494 188 кеше прививка ясаткан.
Һиндстанда эпидемия вакытында коронавирустан 20 665 148 пациент үлгән.

Илнең премьер-министры Нарендра Моди белдергәнчә, ил "коронавирус шторм"ы эпидүзәгендә тора. Якын арада Һиндстанда Россия препараты "Спутник V" белән вакцинация башланачак.
Беренче этапта халык Россиядән китерелгән вакцина белән прививка ясатачак, ә җәйгә Һиндстан үз предприятиеләрендә "Спутник V" җитештерүне башларга планлаштыра.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X