16+

Россиядә коронавирус йоктыручылар арта

Россиядә яңа коронавирус йоктыруның 11 яңа очрагы ачыкланган, дип хәбәр итте инфекциянең таралуына каршы көрәш буенча оператив штабы.

Яңа авыручыларның бишесе – Мәскәүдә, өчесе – Петербургта, берсе –Ленинград һәм Мәскәү өлкәсендә һәм Пермь краенда. Инфекция йоктыручылар соңгы ике атна эчендә имин булмаган Италия, Франция, Австрия кебек илләрдә булганнар.

Бер очрак элек авырган кеше белән элемтәгә кергәннән соң ачыкланган. Барлык пациентлар да йогышлы боксларда. “Авыру йоктыручылар белән аралашкан затлар даирәсе билгеләнде.

Медицина күзәтүе өчен аларны урнаштыру буенча эш алып барыла. Аларга лаборатор тикшерүе үткәрелә”, – диләр штабта.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading