16+

Коронавируска каршы прививка ясамау кемнәргә рөхсәт ителә?

Мондый гражданнар авырудан соң ике-дүрт атна узгач вакцина ясата ала.

Мондый гражданнар авырудан соң ике-дүрт атна узгач вакцина ясата ала.

Коронавируска каршы прививка ясарга ярамау турында даими медицина белешмәсе препаратларның компонентларына сизгерлек, авыр аллергик реакцияләр булган, күкрәк сөте белән бала имезгән кешеләргә бирелә. Көчле йогышлы һәм йогышлы булмаган авырулар, хроник авыруларның кискенләшүе булган кешеләргә прививка ясарга ярамау турында вакытлыча белешмә бирелергә мөмкин.

«РФ территориясендә теркәлгән вакциналар белән вакциналаштырырга ярамау турында даими медицина белешмәсен рәсмиләштерергә мөмкин булган очраклар бар: вакцинаның компонентына яки үзенә сизгерлек, авыр аллергик реакцияләр яки анамнез, күкрәк сөте белән имезү вакыты», — дип хәбәр ителә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының өлкән яшьтәге кешеләрне вакцинацияләүгә карата тәкъдимнәрендә.

Йогышлы һәм йогышлы булмаган авырулар булганда, хроник авырулар кискенләшкәндә, кешегә прививканы ясарга ярамау турында вакытлыча белешмә бирелә. Мондый гражданнар авырудан соң ике-дүрт атна узгач вакцина ясата ала.

Сәламәтлек саклау министрлыгында йөклелек вакытының прививка ясатырга ярамау очракларына кермәвен ассызыкладылар. Әгәр пациентка прививка ясарга ярамау ачыклана икән, ул күзәтелә торган хастаханә табиблары комиссиясе аңа белешмә рәсмиләштерә. «Әгәр пациентка коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләүгә вакытлыча чикләүләр билгеләнсә, белешмә 30 көнгә бирелә, аннан соң белешмә биргән белгечтән консультация узарга кирәк», — диелә документта.

Билгеле булганча, Россия президенты Владимир Путин Россиядә вакцинацияләү темпларын көчәйтергә, халык арасында аңлату эшләрен активлаштырырга чакырды.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading