Баксаң, коронавируска каршы вакцина инде эшләнгән дияргә була.
Дөрес, әлегә ул куллану өчен әзер түгел. Аны башта хайваннарда, аннары үз иреге белән тәҗрибәдә катнашырга риза булган кешеләрдә сынап караячаклар.
Киң масштабта кулланырлык, халыкка тәкъдим итәрлек вакцина көз ахырларына тулысынча әзерләнеп бетәр, дип фаразлый Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш инфекционисты Хәлит Хаертынов.
Фото: pixabay.com
2
0
Комментарийлар