16+

Коронавируска каршы яңа вакцина әзерләнә

Клиник тикшеренүләр 2021 елның 19 июленнән башлап үткәреләчәк.

Клиник тикшеренүләр 2021 елның 19 июленнән башлап үткәреләчәк.

Федераль медик-биологик агентлык Covid-19 инфекциясеннән үз вакцинасының клиник тикшеренүләренә кереште, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Федераль медик-биологик агентлык Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының SARS-CoV-2 вирусы китереп чыгара торган коронавирусны профилактикалау өчен I һәм II аерым структуралардан торган рекобинант вакцинасының клиник тикшеренүләрен үткәрүгә рәсми рөхсәт алды», — дип сөйләделәр агентлыкта.

Клиник тикшеренүләр 2021 елның 19 июленнән башлап үткәреләчәк. Анда 18 яшьтән 60 яшькә кадәрге 200 кеше катнашачак. 

Вакцина Санкт-Петербургның Вакциналар фәнни-тикшеренү институты һәм Россия федераль медик-биологик агентлык тарафыннан эшләнгән. Ул «МИР 19» дигән исем алган. Препарат вирусның консерватив аксымнарын кулланып һәм кеше генына кагылмыйча күзәнәк иммунитетын үстерүгә йогынты ясый.

РФ Президенты Владимир Путин Россиядә коронавируска каршы эшләнгән барлык вакциналар югары нәтиҗәлелек, ышанычлылык һәм иминлек белән аерылып торуын берничә тапкыр билгеләп үтте.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading