16+

Коронавируска тест тапшырмаучыларга 357 мең сумлык штраф салынган

Узган тәүлектә Татарстанда COVID-19 йоктыруның 46 яңа очрагы ачыкланган. Гомумән, республикада коронавирус йоктыруның 8374 очрагы теркәлгән.

Узган тәүлектә Татарстанда COVID-19 йоктыруның 46 яңа очрагы ачыкланган. Гомумән, республикада коронавирус йоктыруның 8374 очрагы теркәлгән.

Бу хакта журналистлар өчен оештырылган матбугат конференциясендә Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Аның сөйләвенчә, бер атна эчендә читтән вирус ияртеп кайтуның 7 очрагы ачыкланган. Бу - Краснодар һәм Төркиядән кайтучылар. 

Исегезгә төшерәбез, чит илдән кайткан һәркем 3 көн эчендә коронавируска тест тапшырып, аның нәтиҗәләрен интернетка урнаштырырга тиеш. “Бүгенге көндә 1058 кеше тикшерү узмаган. Әлегә 126 берткемә төзелгән һәм суд тарафыннан 41 кешегә административ штраф түләтү карары чыгарылган. Мондый штрафларның гомуми суммасы 357 мең сумны тәкшил итә”, - дип белдерде Любовь Авдонина.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading