Татарстанда коронавирусның 56 яңа очрагы теркәлгән.
Татарстанда тәүлегенә 56 СОVID-19 очрагы ачыкланган, аларның барысы да элемтә аша йоккан. Хастаханәгә 24 пациент озатылган, 32се - өйдә дәвалана. Йоктыручыларның күбесе - 30 яшьтән 50 яшькә кадәргеләр (17). Бер кеше- 90 яшьтән өлкәнрәк.
Географик бүленеш:
1. Казан - 23
2. Яр Чаллы - 13
3. Әлмәт - 3
4. Апас - 1
5. Әтнә - 3
6. Баулы - 1
7. Яшел Үзән - 3
8. Лаеш - 1
9. Лениногорск - 1
10. Менделеевск - 1
11. Нурлат - 1
12. Саба - 1
13. Сарман - 1
14. Тәтеш - 2
15. Чистай - 1
"22 февральгә Татарстанда СОVID-19ның 17 656 яңа очрагы теркәлгән. Пандемия башыннан бирле, 14 219 кеше терелгән, шул исәптән 3се узган тәүлек эчендә", - дип хәбәр итә республиканың әлеге чир белән көрәшү штабы. COVID-19ка каршы 71 838 кеше вакцина алган, 591есе - узган тәүлек эчендә. Икенче дозаны 13 615 пациентка куйганнар.
Фото: https://pixabay.com/ru/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар