Вакцинация ясату гына авыруны туктатмаячак, ди галим.
COVID-19 пандемиясе халыкның 70-75 процентында тиешле дәрәҗәдә коронавируска каршы антитәнчекләр барлыкка килгәннән соң тәмамланачак, дип белдергән Н.Ф. Гамалей исемендәге эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренүләр үзәге директоры Александр Гинцбург.
"Вакцинация узган гына түгел, ә саклану өчен антитәнчекләр кирәкле күләмдә булу кирәк. Шул очракта эпидемиологик процесс тыначак, хәзерге кебек чәчәк атмаячак”, - дигән Александр Гинцбург “Россия-24” телеканалына биргән интервьюда.
Комментарийлар