16+

Коронавирусның яңа төре табылган. Ул бик тиз тарала...

COVID-19ның мондый вариантлары  Европаның башка илләрендә дә табылган.

COVID-19ның мондый вариантлары  Европаның башка илләрендә дә табылган.

Британиядә коронавирусның яңа төре табылган. Ул бик тиз тарала. Бу вирусны меңгә якын  кеше  йоктырган да инде.
Генетикларның тырышлыгы белән берничә көн  элек  без коронавирусның  яңа вариантын ачыкладык, дигән  җирле сәламәтлек саклау  министрлыгы башлыгы Мэтт Хэнкок.
Хәзерге вакытта   COVID-19ның яңа төрен меңгә якын кеше  йоктырган. Аларның күбесе Англиянең көньягында яши. Вирус эләктерүчеләрнең саны тиз арта. Әмма яхшы хәбәр дә бар. Галимнәр әйтүенчә, яңа мутациянең авыруның авыр формасына китерүе икеле. Моннан тыш, вирусның бу төре яңа эшләнгән вакцинага бирешмәс дигән фикергә нигез юк.
Британия Бөтендөнья сәламәтлек саклау  оешмасына яңа  мутация барлыкка килү  турында  хәбәр иткән инде. Хэнкок сүзләренчә, COVID-19ның мондый вариантлары  Европаның башка илләрендә дә табылган.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading