16+

Коронавирустан 12 төрле дару бушлай биреләчәк

12 төрле даруның унысы кайтарылган инде.

12 төрле даруның унысы кайтарылган инде.

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән амбулатор шартларда дәваланаучы пациентларга билгеләнә торган 12 төрле препарат бушлай биреләчәк. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева сөйләде.

«Бүлеп бирелгән 146 миллион сумның 132 миллионына дарулар сатып алынды. Без килешү төзегән 12 төрле даруның унысы кайтарылды», — диде министр урынбасары.

Фәридә Яркәева сүзләренчә, якын арада «Интерферон» һәм «Левофлоксацин» даруларына килешү төзеләчәк.

Табиблар бу даруларны билгеләгәч, аларны кабул итү схемасын, каршы күрсәтмәләрне, аларны кабул иткәннән соң булырга мөмкин нәтиҗәләрне аңлатырга тиеш.

Әлеге ике препарат та Covid-19 коронавирусының җиңел һәм уртача катлаулы, пневмонияле һәм пневмониясез формаларында кулланыла.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бездә бит Ковидлы авырулар юк?

    Мөһим

    loading