16+

Коронавирустан 423 кешенең гомере өзелгән

Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән.

Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән.

Covid-19 пандемиясе игълан ителгәннән бирле республикада яшәүче 423 кешенең гомере өзелгән.
Тагын өч татарстанлы Covid-19 корбаны булган. Шулай итеп, республикада пандемия вакытында 423 кеше вафат булды, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

1950елда туган бер хатын-кыз һәм 1935 һәм 1955 елгы ике ир-ат үлгән.

"Үлем сәбәпләре патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланды", - дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Соңгы тәүлек эчендә республикада Covid-19 ның 37 очрагы ачыкланды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading