16+

Коронавирустан беренче Россия вакцинасы әзер

РФ Оборона министрлыгында сынаулар уңышлы тәмамланды, дип белдерделәр.

РФ Оборона министрлыгында сынаулар уңышлы тәмамланды, дип белдерделәр.

РФ оборона министры урынбасары Руслан Цаликов хәбәр иткәнчә, коронавирусны дәвалау өчен беренче Россия вакцинасы әзер.

"Милли тикшеренү үзәге белгечләре һәм галимнәре сынау нәтиҗәләренең ахыргы бәясен бирде. Вакцина сынауда катнашкан барлык үзирекле кешеләр, коронавирустан иммунитет алды, алар үзләрен яхшы хис итә. Шул рәвешле, яңа коронавируслы инфекциядән безнең беренче вакцина әзер", - дип белдерде ул "Аргументы и факты"газетасына биргән әңгәмәсендә.

Цаликов билгеләп үткәнчә, анализлардан күренгәнчә, вакцина сынавында катнашкан барлык үзиреклеләрдә бу чиргә иммунитет эшләп чыгарылган.

Фото:http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading