16+

Коронавирустан үлем очраклары буенча рекорд теркәлгән

18 ноябрьгә статистика.

18 ноябрьгә статистика.

Узган тәүлектә Россиядә коронавирусның 20 985 яңа очрагы теркәлгән. Пандемия башыннан бирле 1 991 998 россияле әлеге чирне йоктырган.
Тәүлек эчендә 25 179 кеше савыккан, 456 кеше вафат булган. Россия буенча коронавирустан вафат булучылар саны  34 387гә җиткән.
Татарстанда исә тәүлек эчендә коронавирусның 62 яңа очрагы ачыкланган. 9 кеше хастаханәгә озатылган, 53 кеше өйдә дәвалана.
 ТР шәһәрләре һәм районнары буенча мәгълүмат:
Казан - 41
Аксубай - 3
Әлмәт - 1
Балтач - 3
Бөгелмә - 2
Биектау районы - 1
Яшел Үзән - 1
Кукмара - 2
Лениногорск -  1
Түбән Кама - 1
Яңа Чишмә - 2
Нурлат - 2
Питрәч - 1
Тукай - 1

Барлыгы Татарстанда пандемия башыннан бирле, СОVID-19ның 9428 очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 8274 кеше савыккан, шул исәптән 51есе узган тәүлектә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading