16+

Коронавирустан саклый торган сагыз ясый башлаганнар

Россиянең Оборона министрлыгы Сovid-19 инфекциясеннән яңа препарат ясый башлаган. Ул сагыз кебек булачак.

Россиянең Оборона министрлыгы Сovid-19 инфекциясеннән яңа препарат ясый башлаган. Ул сагыз кебек булачак.

РИА Новости агентлыгы чыганагы хәбәр иткәнчә, препарат ясау буенча эшләр 48нче Үзәк фәнни-тикшеренү институтында башланган. «Җайлы форманы препаратның файдалы үзлекләре белән берләштерү коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә уңай нәтиҗә бирәчәк», — дип белдергән чыганак.

Институтта тагын бер вакцинаны эшлиләр, анысы как рәвешендә булачак.

«Сынау тәмамланганнан соң, бу вакцина дәвалау схемаларында, һәм профилактик дару препаратлары белән өстәмәләр буларак кулланылачак», — дип хәбәр ителгән агентлыкка. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading