16+

Коронавирустан терелгәннәрне тернәкләндерү ничек бара?

Иң авыр чир саналган һәм күпләрнең үлеменә китергән коронавирустан терелгән авыруларга күпмедер вакыт тернәкләнү мөһим, ди табиблар.

Иң авыр чир саналган һәм күпләрнең үлеменә китергән коронавирустан терелгән авыруларга күпмедер вакыт тернәкләнү мөһим, ди табиблар.

Шул уңайдан, Татарстанда тагын биш медицина учреждениесе Covid-19 белән авырган кешеләрне реабилитацияләү юнәлешендә эшли башлаячак. Казанда пациентларның сәламәтлеген торгызу буенча ике медицина үзәге хезмәт куя инде.

Татарстанда тагын өч медицина учреждениесе пациентларга коронавирустан соң реабилитация курслары үткәрә башларга әзер, тагын ике поликлиниканың эшен киңәйтергә планлаштырабыз, диде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

«Шәһәрнең 21нче поликлиникасы, Яр Чаллыдагы сугыш ветераннары Госпитале һәм 7 нче шәһәр поликлиникасы әзер инде. Әлмәт һәм Түбән Кама поликлиникаларын амбулатор-тернәкләндерү чаралары үткәрер өчен сафка бастырырга әзерләнәләр ", - дип сөйләде табиб.

Жаворонков сүзләренчә, бу юнәлештә Казанның 7нче номерлы поликлиникасы һәм Казандагы сугыш ветераннары госпитале эшли инде.
- Әйтик, 7нче номерлы хастаханә тернәкләндерү буенча аеруча уңышлы эшләп килә, биредә уңай һава шартлары булган көннәрдә авырулар саф һавада спорт белән шөгыльләнә, төрле тернәкләнү чаралары үтәләр. Белүемчә, яр буенда да спорт белән шөгыльләнү оештырылган, - диде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading