16+

Короновирус Казанда?!

Кытайда таралган короновирус күпләрне борчуга салды. Әле шушы көннәрдә генә халык арасында Казанда да шул инфекцияне йоктырып кайтучылар булган икән, дигән хәбәр таралды.

Кытайда таралган короновирус күпләрне борчуга салды. Әле шушы көннәрдә генә халык арасында Казанда да шул инфекцияне йоктырып кайтучылар булган икән, дигән хәбәр таралды.

Роспотребнадзор идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, бу дөреслеккә туры килеп бетми. 

Кытайның Санья шәһәрендә ял итеп кайткан короновирус йоктырган, дип шикләнелгән кешеләрне аэропорттан хастаханәгә озатмаганнар, алар кайтып берникадәр вакыт узгач, өйләрендә авырый башлаган. Табиблар моны гади ОРВИ,салкын тию,  дип фаразлый.Аларда үпкә ялкынсынуы ачыкланмаган.  Короновирусны күз белән карап кына әйтеп булмый, моның өчен лаборатор тикшерүләр уздырырга кирәк. Бу кешеләр дә анализларны тапшырганнар. Нәтиҗәләр дүшәмбе билгеле булачак.

Санья шәһәрендә бу вирус белән авыручылар әлегә юк икән. Ә Кытайның башка шәһәрләрендә  хәл катлаулана бара. Анда хәтта, короновирустан үлүчеләр арасында бер табиб та теркәлгән. Белгечләр Кытайга сәяхәтләрдән тыелып торырга киңәш итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    В группе риска только уже ослабленные люди, имеющие и без того различные хронические заболевания, в основном люди старшего возраста.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ну вот сейчас на выходных вроде все вернулось на полки магазинов - и крупы и туалетная бумага, паникеры закупились и успокоились пока.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Средний возраст заболевших в Ухань — 41 год. У пожилых людей выявили наиболее тяжелые формы заболевания. У заболевших часто выявлялись сопутствующие болезни, включая сахарный диабет, повышенное артериальное давление, а также заболевания сердечно-сосудистой системы.

        Мөһим

        loading