16+

Короновирустан кемгә куркырга: ир-аткамы, хатын-кызгамы?

Билгеле булганча, короновирус 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында ешрак очрый.

Билгеле булганча, короновирус 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында ешрак очрый.

Вирусологлар ачыклавынча, короновирус белән ешрак ир-атлар авырый икән. Моны белгечләр көчле затлар арасында тәмәке тартучылар күп булуына һәм генетикага бәйләп күрсәтә. Моннан тыш хатын-кызларның социаль активлыгының түбәнрәк булуы да йогынты ясый. Шуның нәтиҗәсендә, алар арасында зыян күрүчеләр дә сирәгрәк, дигән фикердә галимнәр. 

Билгеле булганча, короновирус 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында ешрак очрый. Бигрәк тә үпкәсе белән проблемалары булганнар, хроник авырулардан (гипертония, шикәр авыруы) интегүчеләр яңа төр авыруга тизрәк бирешә. 

Шулай ук иммунитеты кахшаганннар: ВИЧ, онкологик авырулар, органнары күчереп утыртылган пациентлар да сәламәт кешегә караганда, вирусны тизрәк йоктыруга сәләтле. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading