16+

Корпоративны эш урыннарында үткәрергә ярамый...

Татарстанда яшәүчеләр күмәк, чараларда (яңа ел концерты, чыршы бәйрәме ачылышы, корпоратив) хокук бозулар турында мөрәҗәгать итә ала.

Корпоративны эш урыннарында үткәрергә ярамый...

Татарстанда яшәүчеләр күмәк, чараларда (яңа ел концерты, чыршы бәйрәме ачылышы, корпоратив) хокук бозулар турында мөрәҗәгать итә ала.

Эш бирүчегә коллективка корпоратив кирәк булу-булмавын хәл итәргә кирәк. Әгәр ул кирәк булса, барлык санитар кагыйдәләрен үтәргә һәм аны эш урынында үткәрмәскә кирәк. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Корпоративны үткәрү буенча җаваплы карар кабул итәргә кирәк. Әгәр дә корпоратив үткәрелсә, моны профилактиканың барлык кирәкле чараларын үтәп, куркынычсызрак булган урында эшләргә кирәк. Корпоративны эш урыннарында үткәрергә ярамый», — диде спикер.

Әгәр ресторанда яки кафеда бәйрәм итәгә уйласалар, залда ял итүчеләр персонал белән бергә 100 кешедән артмаска тиеш. Әгәр ял итәргә килүчеләр җәмәгать туклануы бинасында хокук бозу очракларын күрсә, 21 декабрьдән Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе кайнар линиясе эшләячәк.

Любовь Авдонина сөйләвенчә, Татарстанда яшәүчеләр күмәк, чараларда (яңа ел концерты, чыршы бәйрәме ачылышы, корпоратив) хокук бозулар турында шунда мөрәҗәгать итә ала.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading