16+

Кош гриппы карантины бетерелде

Соңгы вакытта кош гриппы дип шактый чаң сугылды.

Соңгы вакытта кош гриппы дип шактый чаң сугылды.

Кош гриппы карантины Нурлатта "Хәмидуллин З.З." крестьян (фермер) хуҗалыгы фермалары территориясендә, Нурлат районының Чуваш Мунчасы авылында; Балык Бистәсенең Шумково авылындагы Үзәк урамындагы 18нче йортта, Ютазы районының Әбсәләмов авылында Болын урамындагы 1нче йортта, Казанның Дәрвишләр бистәсендәге 3нче Каен урамының 90нчы йортында кертелгән булган.

Ниһаять Татарстанның Нурлат, Ютазы һәм Балык Бистәсе районнарында һәм Дәрвишләр бистәсендә кош гриппы буенча карантин бетерелде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле указга кул куйды, дип хәбәр итә "Татар-информ" Татарстан Президентының матбугат хезмәтенә сылтама ясап. Шулай ук документта әлеге урыннардан өч ай дәвамында инкубацион йомыркалар алып чыгу тыелуы турында күрсәтелгән. Указ 10 майда Лаеш районында кертелгән карантинны гамәлдән чыгармый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading