16+

Кощак авылында ике яшьлек малай күлгә егылып төшкән

Ул самокатта барган, ә әбисе аны куып тота алмаган була.

Ул самокатта барган, ә әбисе аны куып тота алмаган була.

Баланы җирле халык - Шмелев Константин һәм Попков Олег коткара. Алар баланы күреп, тиз арада аны күлдән тартып чыгаралар, беренче ярдәм күрсәтәләр, юеш киемнәрен салдыралар, юрганга төреп, амбулаториягә алып баралар. Анда медицина персоналы беренче ярдәм күрсәткәннән соң ашыгыч ярдәм чакырта. Баланы республиканың балалар клиник хастаханәсенә китерәләр. Хәзер малайның гомеренә берни дә янамый.

Ул самокатта барган, ә әбисе аны куып тота алмаган була.

Чыганак: Алга

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading