16+

Космонавт Антон Шкаплеров космоста Әлмәт носкиларын рекламалый

Космонавт Антон Шкаплеров үзенең Инстаграмдагы битендә үзе белән космоска алган гадәти булмаган носкилар турында язган.

Космонавт Антон Шкаплеров космоста Әлмәт носкиларын рекламалый

Космонавт Антон Шкаплеров үзенең Инстаграмдагы битендә үзе белән космоска алган гадәти булмаган носкилар турында язган.

Баксаң, бу оеклар үзебезнең Татарстанда, төгәлрәге Әлмәттә җитештерелә икән. Космонавт носкиларны бик мактаган. “Башка носкилардан аермалы буларак боларның өске өлешләрендә силикон мендәрчекләр куелган. Җирдә йөргән кешегә ул мендәрчекләрнең табан астында булуы уңайлырактыр, ә менә космоста нәкъ аяк битендә булуы мөһим. Бу носкилар очкан вакытта аяк авыртуын да баса”, –дигән Шкаплеров. Ул үзенә, иптәшенә берничә носки алган. Киләчәктә мондый оекларны космонавтлар өчен күпләп тегәргә җыеналар. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading