“Поехали!” проекты кысаларында Россиянең 8 бәйсез театры илнең 4 шәһәрендә гастрольләрдә булачак.
Казанда проект спектакльләрен MOÑ театр мәйданчыгы кабул итәчәк.
Россия театры үтә кызыклы һәм төрле жанр-формаларга бай, һәм әлеге торышка бәйсез компанияләрнең керткән өлеше бәяләп бетергесез. Бәйсез сектор көннән-көн ныгый, хәтта авыр локдаун көннәрен дә шактый уңышлы кичеп чыкты. “Поехали!” проекты максаты – регионнардагы тамашачыларны театрның күптөрлелеге белән таныштыру.
Әлеге проектның спектакльләрен Мәскәү, Казан, Калуга һәм Түбән Новгород шәһәрләрендә күреп булачак. Афишага 19 спектакль кертелгән. Аларны 8 октябрьдән 2 декабрьгә кадәр тамашачыларга тәкъдим итәчәкләр.
“Поехали!” проекты Президент грантлары Фонды тапшырган Россия Федерациясе Президенты В.Путин гранты акчасына тормышка ашырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар