16+

Костас Каймакоглуны УНИКСта кайчан күрербез?

УНИКС уенчысы Костас Каймакоглу, узган елның ноябрендә имгәнеп, быелның апреленә хәтле уйный алмас дигәннәр иде. Әмма Казан клубы җитәкчелеге, тәҗрибәле грек баскетболчысы командага Европа Кубогы сезонының ахырында ярдәм итә алыр, дип өметләнә.

УНИКС президенты Евгений Богачев сүзләренчә, Каймакоглуның җәрәхәте бик җитди, шунлыктан ул ВТБның Бердәм лигасында быел чыгыш ясамаска да мөмкин. Ә апрель азагына җайланып бетеп, Еврокубок уеннарында күрә алырбыз бәлки.

Костас Каймакоглу УНИКС өчен 2012 елдан бирле чыгыш ясый һәм озак вакыт команданың капитаны булды. Казанга килгәнче, Грециянең «Панатинайкос» командасында уйнап, Евролига (2011) җиңүчесе булган, Греция Кубогын откан. Казан командасында Россия Кубогы иясе (2013/14), шулай ук ВТБ Бердәм лигасының көмеш (2011/12, 2015/16), бронза (2013/14) призерлары иясе булган.

Фото: sport-express.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading