16+

Коточкыч! 12 яшьлек кызны яшьтәше үтергән

10 октябрь кичендә Костромада «Лиза Алерт» волонтерлары 12 яшьлек кызны эзләү эшен башлап җибәрә.

10 октябрь кичендә Костромада «Лиза Алерт» волонтерлары 12 яшьлек кызны эзләү эшен башлап җибәрә.

Ләкин бер сәгать үткәч, аларга коточкыч хәбәр килеп ирешә - бала үтерелгән.

10 октябрь иртәсендә укучы кыз мәктәпкә чыгып китә. Башка мәгълүматларга караганда, ул көнне кыз мәктәпкә бармаган, әмма бу мәгълүмат әлегә расланмаган. Дәресләрдән соң ул китапханәгә кергән. Аннары, дуслары сүзләренчә, аны сыйныфташ егете кунакка чакырган. Аның өенә кыз 14:00 һәм 15:00 арасында кергән.

Озак вакыт балалар өй подьездындагы баскычта аралашкан. Сыйныфташлары малай кызга гашыйк иде, ә ул аны кире каккан, дип саный. Сөйләшү сәгатьләргә сузылган, күрәсең, чөнки 20:33тә кыз бала социаль челтәрдәге сәхифәсенә кергән. Алга таба нәрсә булганы билгесез. Хәзер бу хакта сыйныфташын үтерүдә шикләнелүче яшүсмер үзе генә белә. Малай сүзләренә караганда, ул пычкысы белән уйнап басып торган һәм очраклы рәвештә кызның муенын җәрәхәтләгән. Канга баткан кызны калдырып, малай фатирына кереп киткән. Гөрселдәгән тавышны ишеткән күршеләре әйтүенчә, бу якынча 21:00 сәгатьтә булган.

Нәкь шул вакытта "Лиза Алерт" волонтерлары мәктәп укучысын эзләү өчен ирекле ярдәмчеләр җыя башлаган. 22: 05 сәгатьтә эзләү туктатылган.  Полициягә кызның үтерелүе турында аны тапкан кешеләр хәбәр иткән. 

23:14тә Россия Тикшерү комитеты 12 яшьлек кызны үтерү факты буенча җинаять эше кузгату турында хәбәр иткән.

«Беренчел тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары барышында кызга аның сыйныфташы һөҗүм итүе ачыкланды. Хәзерге вакытта малай белән ПДН хезмәткәрләре аралаша",-дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә. Моннан тыш, аның белән психолог та эшли.
Ике баланың да ата-анасы хокук саклау органнарында хезмәт куя икән. Ә укучылар үзләре дә уңай характерлана.

11 октябрьдә Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин әлеге җинаятьне тикшерүне үз контроленә алган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading