16+

“Котадгу белек” китабында наданлыкны мактаган бер генә бите дә юк

Бу дөнья байлыгын җыйгач, ахры Шул – әҗәл килә дә өзә тамырыңны. Йосыф Баласагуни, “Котадгу белек”

Бу дөнья байлыгын җыйгач, ахры Шул – әҗәл килә дә өзә тамырыңны. Йосыф Баласагуни, “Котадгу белек”

“Безнең мирас” журналы редакциясе Йосыф Баласагуни иҗат иткән “Котадгу белек” китабын татар теленә тәрҗемә итеп чыгарды. Әсәр журнал битләрендә 2013 елдан бирле өзекләп бастырылган. “Котадгу белек” XI гасырда иҗат ителгән. 1983 елда ул рус телендә, 1994 елда төрек телендә басылган. Ниһаять, китап татар телендә дә дөнья күрде. 

– Бөтен төрки дөньяда бу китап күптән чыкты. Без генә калдык. Китап өстендә редакция хезмәткәрләре, зур коллектив көч куйды. Рифкать абый Әхмәтҗановның хезмәтен аерып үтәсем килә. Ул әсәрне татар теленә тәрҗемә итте. Рифкать абый “Котадгу белек” китабын күрергә хыялланды (Авт. галим 2018 елның 11нче октябрендә вафат булган). Китап бер ел элек чыккан булыр иде. Эшне бетергәч, тагын бер кат тикшереп карадык. Китапның эчендә төрле чыганаклардан алынган фотосурәтләр урнашкан иде. Мондый  китап татарда беренче тапкыр чыккач, Булат Гыйльвановка мөрәҗәгать иттек. Әсәрнең авторы – Йосыф Баласагуниның портреты китапның беренче битенә урнаштырылды. Китапның соңга калып чыгуына сөйнеп куйдым. Затлы, эчтәлекле китап булды. Алга таба “Котадгу белек”тә булган иң үтемле мәкальләрдән кесә китабын ясарга уйлыйбыз, – диде “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон.

“Котадгу белек” әсәрендә мәкальләр, афоризмнар җыелган. Әсәрнең исеме – “Бәхетле итү өчен гыйлем” дигәнне аңлата. 
– Бу китап – гыйлем коесы. Төрки халыкларның шах әсәре – “Котадгу белек”. Анда акыл, зирәклелек, тормышны тормыш итә торган күренешләргә шигъри бәя бирелә. Наданлыкны мактаган бер генә бите дә юк. “Котадгу белек”– рухи хәзинәбезнең җәүһәре, мирасы. Китапта ил белән ничек идарә итәргә, тормыш иптәшен ничек сайларга дигән сорауларга җаваплар да бар. Хәзер яшәешебез катлауланды, шундый вакытта без ата-бабаларыбызның тәҗрибәсен өйрәнеп алдагы тормышыбызны билгеләргә тиеш, – диде галим Хатыйп Миңнегулов.

– Бу китапны чыгару аерым проект булды. Йосыф Баласагуниның XI гасырда ук язылган әсәре һәр татарның өстәл китабы булырга тиеш. Безнең төп максатыбыз – басманы киң җәмәгатьчелеккә җиткерү. “Котадгу белек” бай тарихи мирасыбызны, татарның дөньякүләм дәрәҗәсен күтәрә. 2023 ел Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы тарафыннан Милли дастаннар елы дип игълан ителде. Безгә алга таба да, бу юнәлештә эшләргә кирәк, – диде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading