16+

Коточкыч авариядә 6 кеше үлгән...

Машиналарның икесенә дә ут капкач, үлүчеләрне шундук ачыклау мөмкин эш булмаган.

Машиналарның икесенә дә ут капкач, үлүчеләрне шундук ачыклау мөмкин эш булмаган.

Әстерхан-Ставрополь автомобиль юлының 502 нче километрында, Ставрополь краеның Петров районында, Chevrolet Cruze җиңел машинасы каршы як полосага чыгып, Кече Барханчак авылыннан Ставропольгә пассажирлар илтүче микроавтобус белән бәрелешә. Авариядә алты кеше һәлак була.

Юл һәлакәте урынында биш кеше һәлак булган, алтынчы зыян күрүче хастаханәдә үлгән. Үлүчеләр арасында бер бала бар. Төбәкнең дәүләт автоинспекциясе хәбәренә сылтама белән бу хакта «ТАСС» агентлыгы яза.

Башта Ставрополь крае губернаторы Владимир Владимиров үзенең Телеграм-каналында авариядә, якынча мәгълүматлар буенча, сигез кеше үлгәнен хәбәр иткән булган. Соңрак корбаннар саны тәгаенләштерелгән.

Төбәкнең сәламәтлек саклау министры Владимир Колесников Telegram-каналда, һәлак булучыларның төгәл санын ачыклау өчен, авария урынында экспертлар эшләгәнен әйткән булган, чөнки машиналарның икесенә дә ут капкач, үлүчеләрне шундук ачыклау мөмкин эш түгел.

«Хастаханәгә китерелгән биш кешенең өчесенең хәле уртача авырлыкта, икесе – авыр хәлдә. Хәзерге вакытта 49 яшьлек хатын-кыз операция бүлмәсендә. 14 яшьлек үсмер малайга операция ясадылар, хәзер шокка каршы терапия үткәрелә», – дигән министр.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ставрополь буенча дәүләт идарәсе матбугат хезмәтендә, аңында булган зыян күрүчеләр һәм аларның туганнары белән Росия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы психологлары эшләвен хәбәр иткәннәр.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading