16+

Коточкыч авариядә өч кеше һәлак булган. Туйда. Туганнар...

Туй кортежында кияү белән кәләш бара торган машина янындагы урын өчен ярыш фаҗига белән тәмамланган.

Туй кортежында кияү белән кәләш бара торган машина янындагы урын өчен ярыш фаҗига белән тәмамланган.

Ингушетиядә «Майское-Назрань» юлында якшәмбе көнне, 6 сентябрьдә, коточкыч авариядә өч кеше һәлак булган. Алар туганнар икәне билгеле. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Видео кадрларында ике автомобильнең «төртешә-төртешә» диярлек узышуы күренә. Бер мизгел эчендә каршыга килә торган «ВАЗ-2115» машинасы Mercedes иномаркасына бәрелеп, чәлпәрәмә килә.

«Интерфакс» агентлыгы хәбәр иткәнчә, биредәге дини җитәкчеләр туй вакытында аварияләр белән махсус көрәш оештырырга җыена. Туй ясаучылар өчен күрсәтмәләр әзерләнәчәк. Шулай ук юлда кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге һәм «элементар кеше морале һәм аек акыл» турында искә төшерәләр.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading