16+

Коточкыч! Егет 14 яшьлек кызны үптермәгәне өчен вәхшиләрчә үтергән...

Пенза өлкәсенең Мокшан бистәсендә коточкыч җинаять кылынган.

Пенза өлкәсенең Мокшан бистәсендә коточкыч җинаять кылынган.

Бистә урамнарының берсендә 14 яшьлек кызның үтерелгән гәүдәсе табылган. Тикшерүчеләр ачыклаганча, бер төркем яшьләр паркта спиртлы эчемлекләр кулланып, ял итеп утырганнар. Өйләренә таралашыр вакыт җиткәч, 17 яшьлек егет 14 яшьлек кызны өенә озатып куярга була. Юлда барганда, ул кызга аны ошатуын белдерә, үбәргә теләп үрелә башлый. Әмма кыз каршы килә. Ачуы чыккан егет берничә тапкыр кызның башына суга. Кыз, аңын югалтып, җиргә егыла. Шуннан егет ертычларча аның башына типкәли башлый. Монысы да аз булып тыелгач, бу адәм актыгы шешә ватып, кызның тәненә кадый башлый. Хокук сакчылары тотканда, ул шул тирәдә генә үләннәр арасында утырып торган...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading