16+

Коточкыч фаҗига: Самара-Шымкент юлында 52 кеше автобуста тереләй янып үлгән (ВИДЕО)

57 кешенең бишесе генә котыла алган.

Коточкыч фаҗига: Самара-Шымкент юлында 52 кеше автобуста тереләй янып үлгән (ВИДЕО)

57 кешенең бишесе генә котыла алган.

Казахстанда Актүбә өлкәсендә Самара-Шымкент юлында автобуска ут капкан. 52 кеше һәлак булган. Һәлак булучылар Үзбәкстан кешеләре дә бар диелә. Бу турыда "Интертат" "Казинформ"га сылтама белән хәбәр итә.

"Якынча мәгълүматлар буенча 57 кеше зыян күргән, 52 кеше янып үлгән, 5 кеше автобустан чыгып котыла алган", диелә матбугаттагы хәбәрдә.

Юл-транспорт һәлакәте Астана вакыты белән 10.30 сәгатьтә (бездә 9.30) була. "Икарус" автобусында 57 кеше була. Россиялеләр бармы-юкмы икәнлеге әлегә ачыкланмаган.

Вакыйга булган урында янгын сүндерүчеләр, табиблар, полицейскийлар эшли. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Кайнар элемтә номеры: +7 7132 56-29-62, +7 7132 56-68-85.

Янгын урынында коткаручылар, табиблар эшли. Коточкыч хәлнең сәбәпләре ачыклана.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading