«Камаз» машинасы «Дорремстрой» компаниясенеке була. Ул Президент күперендә тизлеген арттыра, алдындагы Kia Rio машинасын бәрдерә, җиңел машина алдында да йөк машинасы була. Шулай итеп Kia Rio ике йөк машинасы арасында калып яньчелеп бетә. Kia Rio йөртүчесе имгәнә һәм урында ук үлә. Аның хатынын һәм ике яшьлек кызы хастаханәгә илтәләр, тик алар да бераздан вафат була.
Комментарийлар