16+

Коточкыч! Хатынын үтереп, коега ташлаган...

Коточкыч җинаятьтә шикләнелүче ир-атның үле гәүдәсен соңрак Нурлаттагы тимер юлларда тапканнар.

Коточкыч җинаятьтә шикләнелүче ир-атның үле гәүдәсен соңрак Нурлаттагы тимер юлларда тапканнар.

Нурлат районының Чуаш Мәнҗәсе авылында бер йорт эчендәге коедан 35 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәсен тапканнар. Вафат булган хатынның тәнендә төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ачыкланган.

Шул ук көнне Нурлаттагы тимер юлларда 57 яшьлек ирнең үле гәүдәсе табылган. Ул беренче фаразларга караганда, үз-үзен үтергән. Россия тикшерү комитеты Татарстан буенча үтерү маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Беренчел мәгълүматлар буенча, иртүк ир белән хатын арасында көнчелек нигезендә низаг чыккан. Ир-ат хатынын үтереп, аның үле гәүдәсен коега ташлый. Шуннан соң ул Нурлат шәһәренә килеп үз-үзен үтерә.

«Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр әлеге фаҗиганең барлык сәбәпләрен ачыклау өстендә эшли, дип хәбәр итә Россия тикшерү комитетының республика буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading