16+

Коточкыч! Тулы бер гаиләне үтергәннән соң, үзенә кул салган...

Дүрт яшьлек баланы да кызганмаган ул.

Дүрт яшьлек баланы да кызганмаган ул.

Пермьдә бер ир дустының гаиләсен үтергән. Дүрт яшьлек баланы да кызганмаган ул. Җинаять өч бүлмәле фатирда була. Анда ирле-хатынлы дүрт яшьлек уллары белән яшәгән. «Комсомольская правда» язганча, гаилә башлыгы Николай торак-коммуналь хуҗалыгы системасында эшләгән, хатыны Антонида үзмәшгуль булган, уллары Митя балалар бакчасына йөргән.
Тулы бер гаилә пычак белән яралаудан үлгәннәр. Аларны үтергән кеше гаилә дуслары дигән версия бар. Ул гаилә башлыгының танышы булган, фатирларына да кунакка килгәләгән. Ирләр эчкәләгән дә, тик вафат булган Николайның ир туганы аның спиртлы эчемлекләр белән дус булуын кире кага. Үтерү сәбәпләре әлегә билгесез. Кунак белән гаилә башлыгы арасында конфликт килеп чыккан дип уйланыла. Социаль челтәрдә үтерүдә гаепләнүченең психик авыру булган дип тә язалар. Өч кешене үтергәннән соң ул үзенә дә кул салган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading