16+

Коточкыч! Янгында әти-әниләре белән дүрт балалары да һәлак була

Янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында килеп чыккан.

Коточкыч! Янгында әти-әниләре белән дүрт балалары да һәлак була

Янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында килеп чыккан.

22 майга каршы төндә Удмуртиянең Увинский районындагы Нылга авылында янгында алты кеше һәлак була. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Россия Тикшерү комитетының Удмуртия буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында килеп чыккан.

Агач йортта янгынны бер сәгать чамасы сүндерәләр. Биредә 36 яшьлек ир-ат, аның 32 яшьлек хатыны, бер яшьтән унике яшькә кадәрге дүрт баласы янып үлә.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, гаилә яхшылар рәтендә булмый. Ир белән хатын беркайда да эшләми, алкоголь кулланалар. Гаилә социаль куркынычта дип билегләнгән булган. Ләкин быел ел башында алардан бу статусны алганнар. Хокук саклаучылар әлеге статусны үзгәртү турында карар нигезсез булган дип фаразлый.

Тикшерү эшләре бара, дип яза Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading