16+

Коточкыч юл һәлакәтендә 9 кешенең гомере өзелгән

Ярослав өлкәсендә булган юл һәлакәтендә гомере өзелүчеләр саны 9 га җиткән. Бу хакта ТАСС хәбәр итте.

Ярослав өлкәсендә булган юл һәлакәтендә гомере өзелүчеләр саны 9 га җиткән. Бу хакта ТАСС хәбәр итте.

Юл һәлакәте бүген көндезге 11ләр тирәсендә Гаврилов-Ямский районындагы Заячий холм авылы тирәсендә булган. Фаразлар буенча, МАN авыр йөк машинасы каршы як полосага чыгып, автобус белән маңгайга-маңгай бәрелгән. Автобуста 30 кеше булган (пассажирлар арасында балалар да бар), аларның 9ы үлгән, 21е төрле дәрәҗәдәге  тән җәрәхәтләре алган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading