16+

Коточкыч юл һәлакәте 9 кешенең гомерен өзгән (ВИДЕО)

Кичә Яңа Мәскәүдә Кыргызстан номеры булган Тойота машинасы белән УАЗ машинасы бәрелешкән дип хәбәр итә "Лайф".

Коточкыч юл һәлакәте 9 кешенең гомерен өзгән (ВИДЕО)

Кичә Яңа Мәскәүдә Кыргызстан номеры булган Тойота машинасы белән УАЗ машинасы бәрелешкән дип хәбәр итә "Лайф".

Бәрелү нәтиҗәсендә пассажирлар утырган микроавтобус яна башлаган. Анда булган кешеләрне коткаручылар чыгарган. 8 кеше һәлакәт урынында ук үлгән, 3се - УАЗ пассажиры, бишесе - Тойотадагы кешеләр. 9нчы кешенең хастаханәгә барганда гомере өзелгән.

Фаразлар буенча, фаҗигага китергән һәлакәттә 22 яшьлек чит ил машинасы хуҗасы гаепле, ул икеле тоташ линияне кисеп, каршы як полосага чыккан, ди шаһитләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading