16+

Коточкыч! Татарстанда янгында 48 яшьлек хатын-кыз һәлак булган

Янгын сәбәпләрен белгечләр ачыклый.

Янгын сәбәпләрен белгечләр ачыклый.

Бүген төнлә Мөслим районының Салауз-Мухан авылында янгын чыккан, шәхси йорт янган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Һәлакәт урынына 123 нче номерлы янгын сүндерү хезмәткәрләре килгән. Бу вакытка 49 яшьлек ир-ат һәм 14 яшьлек яшүсмер өйдән чыгарга өлгергән. Аларны төрле дәрәҗәдәге пешүләр белән Чаллыга хастаханәгә озатканнар. Янгын сүндерүчеләр утны сүндерә алган, хәрәбәләрне тикшергәндә 48 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәсе табылган. Янгын сәбәпләре ачыклана.

Фото: http://Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading