16+

Коточкыч авариядә әтиле-кызлы һәлак булган

Бүген төнлә М7 трассасында булган коточкыч юл һәләкатендә ата белән кызның гомере өзелгән.

Бүген төнлә М7 трассасында булган коточкыч юл һәләкатендә ата белән кызның гомере өзелгән.

Фаҗига М7 трассасында - Чувашия Республикасының Моргауш районында булган. Volvo S60 машинасында Түбән Новгородка таба баручы мәскәүле алда барган “Лада Гранта” машинасына бәрелгән. Каты бәрелүдән ике машина да юл кырыена төшкән.

Авария аркасында “Лада”ның 47 яшьлек йөртүчесе һәм аның 23 яшьлек кызы һәлакәт урынында ук җан биргән. 10 яшьлек улы белән хатыны хастаханәгә илтелгән. 

Чувашиянең Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, чит ил машинасында барган йөртүче рульгә исерек хәлдә утырган.

Фото: pixabay.com
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading