16+

Котыралар: сак булыгыз!

Татарстанның тугыз районында һәм Казанда быел котыруның 13 очрагы теркәлгән.

Татарстанның тугыз районында һәм Казанда быел котыруның 13 очрагы теркәлгән.

Кыргый хайваннар арасында аеруча төлке куркыныч икән – 80 процент очракта авыруны ул тарата. Ә менә шикле булып тоелган тычканнардан, киресенчә, 4-5 процент очракта гына котыру чире эләктерергә мөмкин.
Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе кисәтә: әгәр дә кыргый хайван тешләсә, тырнаса, тиз арада табибларга мөрәҗәгать итәргә, котыру чиренә каршы вакцина салдырырга кирәк.

Йорт хайваннары асраган кешеләргә дә уяу булу сорала. Хайванны ветеринария клиникасында теркәргә, ел саен котыру чиренә каршы вакцинацияләргә, урамга этләрне борынчык белән генә алып чыгарга киңәш ителә.

Әгәр дә кешенең эте, мәчесе башка берәүне тырнаган, тешләгән икән, ун көн эчендә аны ветеринарларга тикшертү, котыру чире юклыгы турында белешмә алу мөһим.

Быелның алты ае эчендә Татарстанда хайваннар тешләгәннән зыян күргән  5851 кеше медицина ярдәме алыр өчен мөрәҗәгать иткән. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 8,3 процентка күбрәк, дип хәбәр итә Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading