16+

Ковид вазгыяте катлаулы булган төбәкләр аталды

Россия вице-премьеры Голикова COVID-19 белән вазгыять начар булган төбәкләрне атады

Россия вице-премьеры Голикова COVID-19 белән вазгыять начар булган төбәкләрне атады

Ковид таралу вәзгыяте Россиянең 14 төбәгендә бер атна эчендә начарланды. Бу хакта Россия вице-премьеры Татьяна Голикова белдерде.

"Вәзгыять Әстерхан, Түбән Новгород, Пенза, Самара, Свердловск, Ростов өлкәләрендә, Алтай, Пермь һәм Забайкалье крайларында, Мордовия, Адыгея, Карачаево-Черкесия республикаларында, Ямал-Ненец, Ханты-Манси автономияле округларында катлауланды", - дигән Татьяна Голикова.

Голикова әлеге төбәкләргә сәфәр кылырга җыенганда ковид белән булган вазгыять турында истә тотарга киңәш итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading